news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишә елгасында 15 яшьлек үсмер батып үлгән, судан коткарырга кергән әтисен эзлиләр

Яшүсмер бата башлый, ә әтисе аны коткарырга ташлана, тик аларның икесе дә елгадан чыкмаган.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Мишә елгасында 15 яшьлек үсмер батып үлгән, коткаручылар хәзер аның әтисен эзли. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республиканың Питрәч районындагы «Алмагач» бакчачылык җәмгыяте янында фаҗига кичә кич килеп чыккан. Хәбәр 112 системасы буенча алынган.

Ачыкланганча, кичке сәгать тугызынчы киткәч 49 яшьлек ир-ат һәм аның ике улы су коенырга киткән. Бераздан кече улы өенә кайта һәм  абыйсы бата башлаганын, ә әтисе аны коткарырга ташлануын, тик аларның икесенең дә судан чыкмавын әйтә.

Иртән 6.55 сәгатьтә коткаручылар яшүсмернең мәетен табып судан чыгарган. Хәзерге вакытта 2нче зона коткару отряды водолазлары малайларның әтисен эзләүләрен дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100