Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда елгада су күтәрелеп, 12 баладан торган туристлар төркеме бәлагә тарыган
Биредә телефон эшләмәгәнлектән, алар үзләренең «тозак»ка эләгүе хакында хәбәр итә алмаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Инзер елагсында су күтәрелеп, 12 баладан торган туристлар төркеме бәлагә тарыган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Авария-коткару хезмәтендә белдерүләренчә, Уфадагы спорт клубыннан бер төркем бала теркәлмәгән килеш походка киткән. Алар 6 июльдә Белорет районындагы Атыш шарлавыгына барган.
Балалар белән бергә ике олы кеше дә булган. Шарлавыкта булганнан соң, туристлар 9 июльдә кайтырга чыккан. Әмма коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Инзер елгасында суның биеклеге күтәрелеп, туристларга юлны ябып куйган.
Биредә телефон эшләмәгәнлектән, алар үзләренең «тозак»ка эләгүе хакында хәбәр итә алмаган. Зур кыенлык белән елганың аргы ягына чыккан башка туристлар коткаручыларга балаларның бәлагә юлыгуын җиткергән.
Урынга килгән коткаручылар балаларны катамаранда икенче ярга чыгарган. Алар барысы да сау-сәламәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз