news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә исерек йөртүче гаебе белән ике кешенең гомере өзелгән

Җәяүлеләр дә юлда йөрү кагыйдәләрен боза. 1359 очрак аларга туры килә

(Әлмәт, 13 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Агымдагы елның алты аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр һәм район юлларында 39114 административ тәртип бозу очрагы ачыкланган, дип яза җирле басма.

Һаман да руль артына исерек килеш утыручылар күзәтелә. Шундый 313 шоферга карата беркетмә төзелгән. Хәмер кулланган шоферлар катнашында 5 юл-транпорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике кеше үлгән, 6 кеше тән җәрәхәте алган. Җәяүлеләр дә юлда йөрү кагыйдәләрен боза. 1359 очрак аларга туры килә. Шоферларның аларга юл бирмәүнең 943 очрагы ачыкланган. Куркынычсызлык каешын эләктерергә яратмаучылар да күп – 7950.

news_right_1
news_right_2
news_bot