Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләре 6,3 процентка кимегән
Россиядә ел башыннан юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар 11 процентка кимегән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Россиядә, 2016 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, быел үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләре 6,3 процентка кимегән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой киңәшмәдә хәбәр иткән, дип җиткерә ТАСС.
Аның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар 11 процентка, зыян күрүчеләр 5,5 процентка кимегән.
Ул шулай ук Россия юлларының машиналар үткәрү мөмкинлеге илдәге автотранспортка туры килмәвен, хөкүмәт органнары тарафыннан чаралар күрергә кирәклеген җиткергән.
“Хәтта 10 ел элек без транспорт үсешенең шундый динамикасын фаразлый алмый идек. Бүген безнең ил юлларында 52,5 миллион транспорт берәмлеге хәрәкәт итә", - дигән Горовой. Аның сүзләренчә, бу юлларның күпчелек өлеше күптәннән транспорт интенсивлыгына туры килми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз