news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы: Казанда виртуаль финанс пирамидалары дулкыны бара

2021-2021 елларда Татарстанда производствода 8 җинаять эше булган, аларның өчесе судка тапшырылган, калганнары хәзерге вакытта тикшерү стадиясендә.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда яңа технологияләр – виртуаль пирамидалар белән бәйле финанс пирамидалары дулкыны бара.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш тикшерү идарәсенең икътисад һәм коррупциягә бәйле җинаятьләр өлкәсендә оешкан җинаятьчел эшчәнлекне тикшерү бүлеге башлыгы Рамил Хәсәнов «Татарстан 24» телеканалы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Рамил Хәсәнов аңлатканча, виртуаль пирамидаларны оештыручылар потенциаль корбаннары белән очрашмый, үзләрен интернетта һәм «сарафан радиосы» аша гына рекламалый. Эксперт әлеге өлкәдәге зур шау-шу кузгаткан төп эшләрне атады.

«Рост» финанс компаниясен (аңа карата күптән түгел генә хөкем карары чыкты, әмма әле законлы көченә кермәде), шулай ук «РусИнвестГрупп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата кузгатылган эшне (ул бөтен Россияне диярлек кузгатты) шулар рәтендә карарга мөмкин.

«„РусИнвестГрупп“ турында әйткәндә, зыянның күләме ике миллиард сум белән бәяләнә. Зыян күрүчеләр саны бөтен Россия күләмендә 7 мең кешедән артып китә. „РусИнвестГрупп“ның Россиянең төрле төбәкләрендә филиаллары булган. Хәзер нинди дә булса торак пункт яки шәһәргә географик яктан бәйләнеш юк. Барысы да виртуаль рәвештә эшләнә», - дип искәртте ул.

Рамил Хәсәнов сүзләренчә, 2021-2021 елларда Татарстанда производствода 8 җинаять эше булган, аларның өчесе судка тапшырылган, калганнары хәзерге вакытта тикшерү стадиясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100