news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда газ тарату станциясендәге янгын локализацияләнде

Хәзерге вакытта якындагы цистерналарны суыту эшләре дәвам итә.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгынны локализацияләделәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ут 10:40 сәгатьтә локализацимяләнгән. Янгын сүндерүчеләр якындагы цистерналарны суытуны дәвам итә.

Алдарак «Татар-информ» төнлә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тутырылган цистерна шартлавын хәбәр иткән иде.

Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Зыян күргән ике кеше Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.

Унике сәгать дәвамында янгын сүндерүчеләр янәшәдәге газ тутырылган цистерналарны суыта. Казанда гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен җәлеп ителә торган идарә органнары һәм көчләр өчен гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100