Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу уңаеннан кисәтү таратты
Тискәре метеорологик күренешләр 13 июньдә төш вакытыннан алып 20.00 сәгатькә кадәр фаразлана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу уңаеннан кисәтү таратты. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда көннең икенче яртысында һәм кичен һава торышының бозылуы фаразлана.
Урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, боз яву ихтималы көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Һава торышы бозылганда урамда калсагыз электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан, витриналардан ераграк булырга тырышыгыз. Җил көчәйгәндә подъездга яки подвалга качып тору хәерле. Боз яуганда урамга чыгарга киңәш ителми. Урамда калсагыз, ышыкланыр җир табыгыз, һич югы башыгызны боздан кием йә сумкагыз белән булса да каплагыз, дип кисәтә коткаручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз