news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы бер йорт подвалында эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда майга ут капкан

Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бүген иртән Кулагин урамындагы бер йортның подвалында майга ут капкан.

Шул хактагы хәбәр 101 янгын сагы номерына 10.40 сәгатьтә килгән. Агентлыкка белдерүләренчә, эретеп ябыштыру эшләрен башкарган вакытта радиатордан агып чыккан май яна башлаган.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны тиз арада сүндергән. Аның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100