Татарстанда йөк машинасы юл читенә төшеп киткән

Авария республиканың Аксубай районында Батыр авылы янында булды.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанда йөк машинасы юл читенә төшеп китә, машина йөртүче зыян күрә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Кичә Аксубай - Әлмәт автоюлының ундүртенче чакрымында республиканың Аксубай районында Батыр авылы янында юл һәлакәте булды. Кюветка төзелеш материаллары төялгән йөк машинасы төшеп китте. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрде.