news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда балконның тимер рәшәткәсенә башы белән кысылган баланы коткарганнар

Кызның ата-анасы ярдәм итә алмаган.

Казанда балконның тимер рәшәткәсенә башы белән кысылган баланы коткарганнар

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда балконның тимер рәшәткәсенә башы белән кысылган кыз баланы коткарганнар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казанда Гвардия урамындагы йортларның берсендә балконның тимер рәшәткәсе арасына өч яшьлек кызның башы кысылып калуы турында хәбәр килде.

Ата-ана рәшәткә арасыннан өч яшьлек кызларының башын үзләре чыгара алмаган.

Коткаручылар махсус инструмент белән металл рәшәткәне як-якка аерган һәм кызны коткарган. Баланы анасына тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot