news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер егет интернетта танышкан кызга пычак белән чәнчегән

Тикшерү барган вакытта 26 яшьлек егет сак астында булачак.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда полицейскийлар интернетта танышкан кызга пычак белән кадаган егетне тоткарлаган.

Россия тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, Минзәлә районында яшәүче 26 яшьлек егет интернетта 26 яшьлек Чаллы кызы белән танышкан. Егет яңа танышы янына кунакка килгән һәм ялган сәбәп табып аның фатирына кергән. Шуннан соң аш бүлмәсендә өстәлдән пычак алып, ике тапкыр кызның күкрәгенә кадаган һәм өйдән чыгып йөгергән. Әмма күпмедер вакыттан соң, ашыгыч хезмәтләргә шалтыратып, кылган җинаяте турында сөйләп биргән.

Зыян күргән кызны хастаханәгә озатканнар.

Җинаятьчене тоткарлаганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барган вакытта егет сак астында булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot