news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ике балыкчыны коткарганнар

Коткаручыларга хәбәр шаһитлардан килгән.

Чаллыда ике балыкчыны коткарганнар

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда коткаручылар бозда калып ярга чыга алмаган ике балыкчыны коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га Автошәһәрдәге үз хәбәрчесеннән билгеле булды.

Коткаручыларга хәбәр шаһитлардан килгән. Алтынчы зона отряды коткаручылары шунда ук вакыйга урынына чыккан. Балыкчы янына килеп, коткаручылар аны транспортка утырткан.

«Ул балык тоткан урында боз өстенә инде су чыккан булган», - диде хәбәрче.  

Юлда коткаручылар тагын бер балыкчыны күреп ала, аны да ярга алып чыгалар 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100