news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда фатирда ис газы белән агуланган ике кызны коткарганнар

Коткаручылар фатир ишеген ватып ачарга мәҗбүр булган.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә төн уртасында Казанның Нурсолтан Назарбаев урамындагы 72 нче йорттагы фатирда ис газыннан агуланган ике кызны коткарганнар.

Ике дус кызның хәле начар булуы турында 112 бердәм экстрен хезмәтләр номерына шалтыратып әйткәннәр. Бу турыда ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га сөйләделәр.

Әти-әниләре сүзләренчә, кызларның хәле начарланган, аларның берсе аңын югалткан, аннан кызлар элемтәгә чыкмаган һәм шалтыратуга җавап бирмәгән.

Чакыру буенча килгән 2нче зона коткару отряды хезмәткәрләре ишекне ватып ачкан. Алар 20 яшьлек ике кызны хәлсез килеш тапкан.

Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Кызларга «авыр дәрәҗәдә агулану» һәм «уртача дәрәҗәдә агулану» диагнозы куелган һәм аларны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Якынча версия буенча, тәрәзәләр тыгыз ябылган, газ белән эшли торган су җылыткычыннан чыккан төтен тиешенчә җилләтелмәгән булуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot