Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казахстанда Ан-26 самолеты һәлакәткә очраган
Ил башлыгы Касым-Җомарт Токаев мәрхүмнәрнең туганнарының кайгысын уртаклашты.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Бүген Казахстанда Ан-26 самолеты һәлакәткә очрады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, һәлакәт урынында дүрт кеше үлгән, ике кешене хастаханәгә озатканнар. Алма-Атаның сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларында зыян күрүчеләрне реанимациядә булуы әйтелгән.
Казахстан иминлек комитетының чик буе хезмәтенә караган Ан-26 самолеты Алма-Ата аэропортына төшкәндә һәлакәткә очравы билгеле. Алма-Ата аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бортта алты кеше булган.
Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Алма-Атада хәрби самолет һәлакәтендә үлүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул һәлакәт сәбәпләрен тикшерә башларга кушкан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Алма-Ата аэропортында самолет һәлакәтендә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам. Зыян күрүчеләрнең тизрәк сәламәтләнүен телим. Мин авиаһәлакәт сәбәпләрен ачыклау эше башларга куштым. Мондый хәлләр кабатланырга тиеш түгел», — дигән Токаев Twitter сәхифәсендә.
Алма-Ата мэры Бакытҗан Сагинтаев Twitter челтәрендә Ан-26 һәлакәте урынына барырга чыкканын хәбәр иткән. Ул: «Тиешле хезмәтләргә фаҗига нәтиҗәләрен бетерүне йөкләдем. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», — дигән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз