news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә янгын чыккан йорттан өч баланы коткарганнар

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә биш катлы йортның подвалында янгын чыккан. Ул йорттан өч баланы коткарганнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 13.41 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Тынычлык урамындагы йортларның берсенең подвалында янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Подвалда слесарь бүлмәсендә 12 квадрат метр мәйданда янгын чыккан. Йорт подъездында көчле төтен булу сәбәпле, өч бала чыга алмаган. Янгын сүндерүчеләр аларга махсус битлек кидереп, урамга алып чыккан. Тагын тугыз кеше йорттан үзләре чыккан.

14.08 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.


news_right_1
news_right_2
news_bot