Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда буран көтелү сәбәпле, машина йөртүчеләргә юлга чыкмый торырга киңәш ителә
Алдагы ике көндә республикада буран, көчле җил, юлларда бозлавык көтелә.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда буран көтелгәнлектән, ЮХИДИ машина йөртүчеләргә өйдә калырга киңәш итә.
«Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, синоптиклар фаразы буенча, бүген һәм иртәгә республикада буран, көчле җил, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык көтелә.
Республиканың Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә мөмкин булганда торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Сәфәр алдыннан автомобильнең техник торышын тикшерергә, юлда кискен маневрлар һәм күчешләрдән сакланырга кирәклеген искәртәләр.
Машинада иминлек каешларын эләктерергә, ә балаларны бары тик автокреслоларда гына йөртергә кирәк.
Юлда көтелмәгән хәлләр булган очракта ярдәм сорап 8-843-533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз