news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Марий Эл чигендә авариядә ике кеше һәлак булган

18 яшьлек һәм 28 яшьлек ике ир-атны авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр.

Татарстан һәм Марий Эл чигендә авариядә ике кеше һәлак булган

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан һәм Марий Эл чигендә берничә машина бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.

Мари Эл Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, һәлакәт кичә көндезге сәгать дүртенчедә Яшел Үзән - Йошкар Ола трассасының 77нче километрында булган.

«Тойота» машинасын йөртүче 28 яшьлек ир-ат зур тизлектә каршы хәрәкәт юлына чыгып, «ГАЗель» машинасына барып бәрелгән. Көчле бәрелүдән япон машинасы кюветка төшеп киткән, фургон борылып китеп, юлга аркылы баскан.

Шуннан соң аңа «Тойота» артыннан барган Татарстан номерлары куелган «Лада» һәм «Мерседес» фурасы килеп бәрелгән.

Авариядә япон машинасының йөртүчесе һәм 19 яшьлек пассажиры һәлак булган. «Тойота»дагы 18 яшьлек егетне һәм «Газель»дәге 28 яшьлек пассажирны да авыр җәрәхәтләр алган хәлдә хастаханәгә китергәннәр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100