news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Татарстан юлларындагы аварияләрдә 300дән артык кешенең гомере өзелгән

Аварияләрнең күбесе юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне тупас бозуы нәтиҗәсендә килеп чыга.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). 2019 елда Татарстан юлларындагы аварияләрдә 300дән артык кешенең гомере өзелгән, шуларның 19ы — балалар. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Узган елда республикада 4 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ башлыгы билгеләп үткәнчә, аварияләрнең күбесенә юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне (әйтик, каршы як полосага чыгу һәм тизлекне арттыру) тупас бозуы сәбәпче була.

Габдрахманов шулай ук һәлак булучыларның еш кына иминлек каешын эләктермәвен дә әйтте.

«Иминлек каешын һичшиксез эләктерергә кирәк. Ул авариядә һәлак булу куркынычын 70 процентка киметә», — дип искәртте Ленар Габдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100