Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ЮХИДИ Татарстан халкын һава торышы начар вакытта юлларда сак булырга чакыра
Синоптиклар фаразларына караганда, 14-15 гыйнварда республика территориясендә көчле кар һәм буран, шулай ук юлларда кар көртләре булуы көтелә.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразларына караганда, 14-15 гыйнварда республика территориясендә көчле кар һәм буран, шулай ук юлларда кар көртләре булуы көтелә. Шуңа бәйле рәвештә ТР Дәүләт автоинспекциясе һава торышы начар булган вакытта юлларда төп куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.
Машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән генә түгел, ә куркынычсыз тизлек белән эш итәргә тиеш. Куркыныч маневрлардан, каршы як полосага чыгуда сак булыгыз. Автомобиль салонында бар кеше дә куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.
Җәяүлеләрдән шулай ук юл кырыенда сак булу сорала, юлны бары яшел утка һәм зебра буенча гына чыгарга кирәк. Караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.
Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз