news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мина куелу турындагы хәбәрләр аркасында Саратовта мәктәпләрне эвакуацияләгәннәр

Бу эш күп вакытны алганга күрә дәресләр булмый, укучыларның әти-әниләренә оператив рәвештә мәгълүмат бирелә.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Пәнҗешәмбе көнне Саратовта мина куелу турындагы хәбәрләр аркасында барлык мәктәпләрне эвакуацияләгәннәр, уку йортларында дәресләр үткәрелми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы мэриянең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта мәктәпләрне эвакуациялиләр. Махсус хезмәтләр алдында уку йортларының күпсанлы биналарын тикшерү бурычы тора. Бу эш күп вакытны алганга күрә дәресләр булмый, укучыларның әти-әниләренә оператив рәвештә мәгълүмат бирелә», - диделәр агентлыкка.

Россиянең төрле шәһәрләрендә «мина куелу» турында хәбәрләр 2019 елның ахырында килә башлады һәм судларны, сәүдә үзәкләрен, метро станцияләрен, авиация һәм тимер юл инфраструктурасын, мәктәпләрне, дәвалау учреждениеләрен кузгатты. Әлеге хәбәрләр бер тапкыр да расланмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100