420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда бер яшьлек сабый бик нык өшегән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика балалар клиник хастаханәсенең 2нче балалар хирургия бүлеге табибы Владимир Линьков сөйләде.
«Хәзер Республика балалар клиник хастаханәсенә безнең бригада бик авыр хәлдәге баланы алып килә», - диде табиб.
Өшегән сабыйның дүрт яшьлек апасы Алексеевск үзәк хастаханәсендә, аның бармакларына зыян килгән. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.
Балаларның имгәнү сәбәбен хокук саклау органы хезмәткәрләре ачыклаячак.