news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче кер юа торган машина өчен аферистка акча күчергән

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 13 январь, «Татар-информ»). Казанда ике кеше 20 тартма кәгазь һәм кер юа торган машина өчен аферистка акча күчергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Декабрь азагында Казанда яшәүче 34 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Ир-ат интернетта 20 тартма кәгазь сатылу турында игълан тапкан. Ул сатучы белән элемтәгә кергән һәм аңа 20 мең сум акча күчергән. Әмма ул кәгазьне алмаган, ә сатучы элемтәгә чыгудан туктаган.

Берничә көннән тәртип сагы хезмәткәрләренә 53 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Бу юлы Казанда яшәүче кер юа торган машина сатучы билгесез кешегә 16 мең сум акча күчергән. Беренче очрактагы кебек, сатучы акча алгач та элемтәгә чыгудан туктаган.

Полиция аферист хатынның шәхесен ачыклаган. Ул Казанда яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз булган. Аңа «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100