news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фура белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән

Авария бүген көндез Алабуга — Ижевск юлында Тойма торак пункты янында булган.

Татарстанда фура белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән
очевидцы

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда фура белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта юл-транспорт һаләкәте шаһитлары хәбәр итә.

Һәлакәт шаһитлары сүзләренчә, бүген көндез Алабуга — Ижевск юлында Тойма торак пункты янында «Скания» йөк машинасы белән «Пежо» җиңел машинасы бәрелешкән.

«Авария урынында ике кеше һәлак булган. Ике кешене төрле җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте фаҗига шаһитлары.

Һәлакәтнең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.



news_right_1
news_right_2
news_bot