news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан приставлары банкларга 5,5 млн сумга якын бурычы булган ир-атны эзли

54 яшьлек Рөстәм Шәйхетдиновны эзләү эше суд приставларының Вахитов районы бүлегендә кузгатылган.

Татарстан приставлары банкларга 5,5 млн сумга якын бурычы булган ир-атны эзли
УФССП России по РТ

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан приставлары банкларга 5,5 млн сумга якын бурычы булган ир-атны эзли. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең массакүлә матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова сөйләде.

Вахитов районы суд приставлары бүлегендә 54 яшьлек Рөстәм Шәйхетдиновны эзләү эше кузгатылган. Ир-ат займ килешүе буенча алган 5,4 миллион сум акча түләүдән качып йөри.

Суд приставлары аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан 8-986-720-34-43 телефонына яки 8-843-514-92-01 дежур часте номеры буенча хәбәр итүләрен сорый. Шулай ук идарәнең электрон почтасына да (osp03@r16.fssprus.ru) язарга мөмкин яки Павлюхин урамындагы 95 нче йортта урнашкан бүлеккә шәхсән мөрәҗәгать итәргә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot