news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М7 трассасында чит ил машинасының фурага бәрелеп китүе видеога эләккән

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеороликны социаль челтәрләрдә кулланучылар урнаштырды.

М7 трассасында чит ил машинасының фурага бәрелеп китүе видеога эләккән

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Видеога Татарстанда М7 трассасында чит ил машинасының каршы хәрәкәт юлыннан килеп, фурага бәрелеп китеп, чак исән калуы эләккән. Видеоязманы кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырды.

Шаһитлар мәгълүматына караганда, бүген көндез Казан янында М7 «Идел» автоюлында авария булган. Кадрларда трассадан ике йөк машинасының баруы күренә. Шул вакыт каршы полосадан бүленеш коймасы аша «Лифан» килеп чыга. Фуралар шоферлары кинәт тормозга басалар, бер машина тайгак юлда уйнаклап китә.

Хәлнең җитдилегенә карамастан, иномарка зыян күрмәгән диярлек — йөк машиналарын йөртүчеләр бәрелешүдән котылып кала алган, ә «Лифан»ның бары тик алгы бамперы гына бераз ватылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot