news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында «Лада» һәм йөк автомобиле бәрелешкән, җиңел машина шоферы үлгән

Шулай ук «Лада»ның 18 яшьлек пассажиры һәм йөк автомобиле шоферы зыян күргән.

Татарстан юлында «Лада» һәм йөк автомобиле бәрелешкән, җиңел машина шоферы үлгән
шаһитлар

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Юл-транспорт һәлакәте төнге өчләр тирәсендә республиканың Алексеевск районындагы Кыркүл авылы янында булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм «МАЗ» автомобиле белән бәрелешкән.

Авариядә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәлак булган, «Лада»ның 18 яшьлек пассажиры һәм йөк автомобиле шоферы зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100