news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус йоктыруның 89 яңа очрагы ачыкланган

Бүгенгә республикада ковидның 11 412 очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 89 яңа очрагы ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыруның 89 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чирнең ике очрагы читтән кергән, 87 кеше авыру йоктырган кеше белән аралашкан. 16 кеше хастаханәгә китерелгән, 73 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә.

Иң күп авыручылар (29 кеше) 30 яшьтән 50 яшькәчә кешеләр категориясенә керә.

Бүгенгә республикада ковидның 11 412 очрагы теркәлгән.

Казанда ковид йоктыруның 54 очрагы, Чаллыда алты, Әлмәттә биш,  Бөгелмәдә өч, Актаныш, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама районнарында икешәр, Әгерҗе, Арча, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Минзәлә, Саба, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып, республикада 10 007 кеше (узган тәүлектә — 85) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot