news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зимняя вишня" хуҗаларын зыян күрүчеләргә 118 млн сум акча түләргә мәҗбүр иттеләр

Кемерово район суды янган "Зимняя вишня" сәүдә үзәге милекчеләрен һәлак булганнарның 30 туганына 118 миллион сум түләргә карар чыгарган.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Кемерово район суды янган "Зимняя вишня" сәүдә үзәге милекчеләрен һәлак булганнарның 30 туганына 118 миллион сум түләргә карар чыгарган. Бу хакта "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә зыян күргән кешеләргә ярдәм итү иҗтимагый үзәге хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Оешма мәгълүматлары нигезендә, суд 30 дәгъва буенча "Кемерово кондитер комбинаты"ннан зыянны каплаудан тыш компенсация түләттерү турында карар чыгарган.

"Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, бина хуҗасы зыян күрүчеләргә матди һәм мораль зыянны каплаудан тыш, билгеле бер күләмдә компенсацияләр түләргә тиеш. Мондый компенсацияләр күләме 1 миллионнан (сәламәтлеккә зыян килгән очракта) 3 миллион сумга кадәр (үлгән очракта) тәшкил итә. "Кемерово кондитер комбинаты" АҖ судсыз әлеге компенсацияне түләргә теләмәде", - дип китерелә хәбәрдә "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү иҗтимагый үзәге координаторы Дмитрий Малинин сүзләре.

"Бинаны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләрен бозу факты җинаять эше кысаларында экспертизалар тарафыннан билгеләнгән, һәм бу бозулар фаҗигагә китергән. Бу судка дәгъва белдерү өчен җитәрлек нигез һәм ирекле түләү өчен дә җитәрлек нигез булып тора", - дип күрсәтә Малинин. Аның сүзләренчә, җавап бирүче дәгъва белдермәсә, түләүләр карарлар үз көченә кергәннән соң бер айдан соң ук башкарылырга мөмкин.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100