news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы айда ныгымаган бозга чыгу аркасында биш балыкчы үлгән

Калынлыгы кимендә 7 см булганда гына бозга чыгарга мөмкин.

Татарстанда соңгы айда ныгымаган бозга чыгу аркасында биш балыкчы үлгән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Быелның 20 ноябреннән бүгенгә кадәр Татарстанда 5 кеше суда батып үлгән. 9 кешене коткарганнар. Бу фаҗигалар ныгымаган боз өстенә чыгу белән бәйле. Бу турыда Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Хәзерге вакытта көннәр җылы тора. Елгалар әле тулысынча боз белән капланмаган, бик сак булырга кирәк. Боз өстенә чыгарга ярамый, бу таләпне үтәмәгән очракта штрафлар яный. Без кешеләргә аңлатабыз, кисәтү ясыйбыз», — диде баш инспектор.

Кешеләр кыш көне балык тотканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, махсус жилет кияргә тиеш. Калынлыгы кимендә 7 см булганда гына бозга чыгарга мөмкин, ди белгеч. Тимераякта шуу өчен боз катламы — кимендә 12 см, җәяүләп кичү өчен 15 см булырга тиеш.

Боз бигрәк тә камыш һәм башка суүсемнәре үскән, агымсу урыннарда, күпер асларында, чишмәләр янында юка, тотрыксыз була.

news_right_1
news_right_2
news_bot