Казанда чит ил машинасы тугыз яшьлек малайны таптаган

Юл-транспорт һәлакәте Ломжа урамында булган.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Чит ил машинасы шоферы Казанда «зебра»да тугыз яшьлек малайны бәрдергән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Кичә кич Ломжа урамында «Киа Соренто» машинасы көйләнмәгән җәяүлеләр юлы аша чыгучы бер укучыны бәрдергән.Авариядә малайның аягы имгәнгән.