news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңел машина «КамАЗ» көпчәкләре астында калып изелгән, йөртүчесе урында һәлак булган

Авария бүген таң белән республиканың Әлмәт районында, Ак Чишмә авылы янында килеп чыккан.

Җиңел машина «КамАЗ» көпчәкләре астында калып изелгән, йөртүчесе урында һәлак булган
Шаһитлар

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Авария бүген таң белән республиканың Әлмәт районында, Ак Чишмә авылы янында килеп чыккан. «КАМАЗ» һәм җиңел машина капма-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган. Авариядә җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

«ВАЗ автомобиле йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган. Ул идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм "КАМАЗ" автомобиле белән бәрелешкән», – дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100