news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара җыр бәйгеләре лауреаты, укытучы Зөфәр Гайнетдинов вафат

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге кайгы уртаклашты.

Халыкара җыр бәйгеләре лауреаты, укытучы Зөфәр Гайнетдинов вафат
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Халыкара җырчылар бәйгеләре лауреаты, Тосна балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зөфәр Гайнетдинов вафат. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге хәбәр итте.

Ул озак еллар дәвамында рус операларын, совет һәм татар композиторлары, халык җырлары һәм романслар башкара. Россиядә һәм чит илләрдә күп концертлар күрсәтә. ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн-концертта чыгыш ясый, «Тосна Сабантуе» бәйрәмендә катнаша.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге Зөфәр Гайнетдиновның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot