news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын ун кеше үлгән

Коронавирустан 1950, 1951, 1955 һәм 1956 елгы хатын-кызлар, 1939, 1940, 1949, 1951 (ике кеше) һәм 1979 елгы ир-атлар үлгән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ун кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясеннән үлүнең ун очрагы теркәлгән<...>», - диделәр ведомствода.

Covid-19дан 1950, 1951, 1955 һәм 1956 елгы хатын-кызлар, 1939, 1940, 1949, 1951 (ике кеше) һәм 1979 елгы ир-атлар үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 2021 елның 12 октябренә 815 кеше булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100