news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самолет һәлакәте турындагы җинаять эше Тикшерү комитеты үзәк аппаратына тапшырылды

Һәлакәт нәтиҗәсендә 16 кешенең гомере өзелде.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Минзәлә янында L-410 самолеты һәлакәткә юлыкканнан соң, «Хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм һава транспортын эксплуатацияләү нәтиҗәсендә саксызлык белән ике яки аннан күбрәк кешенең үлемгә китерүе» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин йөкләмәсе буенча төрле яклап һәм объектив нигездә тикшерү өчен җинаять эше ведомствоның үзәк аппаратына тапшырылды.

Шунысын да искәртик: фаҗига узган якшәмбедә Минзәлә янында булды. Җиңел очкыч торак кварталлар янында җиргә егылып төште. Самолетта булган 22 кешенең алтысы исән калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100