Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язучы Фәйзи Галиев вафат
Мәрхүм белән хушлашу бүген була.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Язучы Фәйзи Галиев вафат булган. Аны соңгы юлга бүген озатачаклар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итте.
«Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарына күркәм сабырлык телибез», — диелә хәбәрдә.
Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач та хезмәт юлын башлый. Туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта 1941-1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли.
«Икмәк язмышы» (1984), «Авылым гадәтләре» (1989), «Әтнә – күңелем бишеге» (1998) документаль повесть жанрындагы әсәрләр авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз