news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны туксанга җитте

Казанда яшәүче ир-ат һәм Тукай районында яшәүче хатын-кыз коронавирустан үлгән.

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны туксанга җитте
Михаил Захаров

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«12 октябрьгә Татарстанда коронавирустан вафат булуның 90 очрагы теркәлде», — диелә хәбәрдә.

Казанда яшәүче 1946 елгы ир-ат ике яклы пневмония диагнозы белән Республика клиник инфекцион хастаханәсенә китерелгән була. Пациентның хәле хроник авырулар кискенләшү аркасында катлауланган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыклаганнар.

1945 елгы хатын-кызны ике яклы пневмония диагнозы белән Тукай районы үзәк хастаханәсенә алып килгәннәр. Дәвалау нәтиҗә бирмәгән, Covid-19 вирусы булуны лаборатор тикшеренүләр раслаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100