news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда урамда кызын коляскада караучысыз калдырган хатын-кызны штрафка тартканнар

Чаллы прокуратурасы тикшерү эшен башлаган һәм ул җинаять эше кузгату турындагы мәсьәләне көн тәртибенә куярга ниятли.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда урамда кызын коляскада караучысыз калдырган хатын-кызны штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Баланы урамда үзен генә калдырулары турында полицейскийларга шимбә көнне кич белән хәбәр иткәннәр. Коляскада яткан ике яшьлек кызны (ул шактый туңган булган) бер ишегалдында табып, хастаханәгә озатканнар.

Шул ук төнне полицейскийлар 31 яшьлек хатын-кызны — сабыйның әнисен дә тапкан. Ул хокук сакчыларына кызы белән ахирәтенә кунакка баруы хакында сөйләгән. Хатын-кызлар бергәләп эчеп утырганнар. Өйгә кайтырга чыккач ул иренә шалтыраткан. Ул сөйләшү белән шулкадәр мавыгып киткән ки, коляскадан ераклашуын сизми дә калган.

Полицейскийлар хатын-кызга карата ата-ана вазифаларын үтәмәгән һәм балаларның сәламәтлегенә зыян килүне кисәтү буенча чаралар үтәлешенә бәйле таләпләрне үтәмәгән өчен беркетмә төзегән.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка белдергәнчә, Чаллы прокуратурасы тикшерү эшләрен башлаган. Ведомство балигъ булмаган балаларны күзәтүсез калдыруны кисәтү турында законның үтәлгәнме-юкмы икәнлеген ачыклаячак.

Прокуратура әлеге уңайдан җинаять эше кузгату турындагы мәсьәләне көн тәртибенә куярга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100