news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районында янгында биш айлык бала һәм аның анасы үлгән

Мәрхүмә хатынның 49 яшьлек анасы да имгәнгән.

Балык Бистәсе районында янгында биш айлык бала һәм аның анасы үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Балык Бистәсе районында агач йорт янган. Биредә биш айлык бала һәм аның әнисе һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә кичке бишләр тирәсендә Анатыш авылында янгын турында хәбәр итәләр. Урынга килгән коткаручылар янгынны сүндереп, йорт эченә керә. Биш айлык малай мәетен бик тиз табалар. Аннары аның 27 яшьлек анасының мәете дә табыла.

Янгында 49 яшьлек хатын да имгәнгән, ул мәрхүмә хатынның анасы. Аны табиблар хастаханәгә алып киткән.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100