Түбән Кама һәм Чирмешән районнарында ике кеше сугып үтерелгән

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы шәрехли

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Кичә сәгать иртәнге 9 нчы яртыда Чирмешән районының “Лашман-Агро” ҖЧҖнең 2 нче сөтчелек-товар фермасы сакчысының Лашман авылындагы йортында әлеге предприятиедә эшләгән 1972 елгы сыер савучы хатын-кызның башы зарарланган үле гәүдәсе табып алынган. Шушы җинаять буенча аның белән бергә яшәүче 1976 елгы ир җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Беркайда да эшләмәүче ул ир элек хөкем ителгән булган, кылынган җинаять - үзара чыккан бәхәс нәтиҗәсе.

Шул ук көнне 1,5 сәгатьтән соң Түбән Кама районында да моңа охшаш фаҗига күзәтелгән. Беркайда да эшләмәүче 1961 елгы ир кешенең өендә 1972 елгы ирнең баш сөяге, баш мие зарар күргән үле гәүдәсе табылган. Җинаятьләрне эзләү бүлеге тарафыннан 1975 елгы ир тоткарланган. Өй хуҗасы шикелле, аның кунаклары беркайда да эшләмәгән, соңгы икесе элек хөкем ителгән булган, җинаять исә бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң көнләшүдән җәнҗал чыгу нәтиҗәсендә кылынган, дип аңлатма бирә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы.