news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән

Авариядә өч ир-ат һәм яшь кыз зыян күрә. Ике егетнең һәм кызның башлары ярылган, алар төрле җәрәхәтләр алганнар.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә төштән соң республиканың Арча районында юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән.

Шаһитлар сүзләренчә, «Лада» автомиобиле белән идарә итүче уңга борылыр өчен тизлеген киметә. Шул мизгелдә аның артына Mazda автомобиле килеп бәрелә. Көчле бәрелүдән «Лада» юл читенә чыгып оча.

«Авария нәтиҗәсендә дүрт кеше — өч ир-ат һәм яшь кыз зыян күрә. Ике егетнең һәм кызның башлары ярылган, төрле җәрәхәтләр алганнар. Медиклар барысында да хастаханәгә алып китте», — дип ачыклады юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары. 

news_right_1
news_right_2
news_bot