news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә төзелеш чүпләре януын видеога төшергәннәр

Янгын меңләгән квадрат метрны биләп алган.

Яшел Үзәндә төзелеш чүпләре януын видеога төшергәннәр

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән янында төзелеш чүплеге яна. Шаһитлар янгын видеосын тәкъдим итә.

Янгын 15.00. сәгать тирәсендә башланган. Янгын бик тиз бөтен чүплеккә таралган. Чүплек - шәһәр читендә, Яшел Үзән машина төзелеше заводы тирәсендә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урында Яшел Үзән гарнизоны янгын сүндерүчеләре эшли. Янгын катлаулылыгы буенча беренче категориягә керә. Хәзергә янгын меңләгән квадрат метрны чорнап алган.

15.56 сәгатьтә янгынны чикләгәннәр. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot