news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Әтнә районында ике кеше янып үлгән

Янгын 90 кв метр мәйданга зыян китергән.

Татарстанның Әтнә районында ике кеше янып үлгән

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Әтнә районында ике кеше янып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Олы Өшкәтә авылында янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 03.34 сәгатьтә килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны һәм ишегалды корылмаларын янгын чорнап алган булган.

Янгынны 4.00 сәгатькә сүндергәннәр. Янгыннан соң 64 һәм 63 яшьлек ике ир-атның мәете табылган.

Янгын чыгу сәбәпләрен ачыкларга кирәк булачак. Янгын 90 кв метр мәйданга зыян китергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot