news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Киров районында элеккеге завод дивары өлешчә ишелгән

Һәлакәттә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

Казанның Киров районында элеккеге завод дивары өлешчә ишелгән

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Киров районында элеккеге завод стенасы өлешчә ишелгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген, 9.44 сәгатьтә Клара Цеткин урамында автоягулык станциясе янында ташландык «Сантехприбор» заводының дивары өлешчә ишелүе турында хәбәр килгән.

Һәлакәт урыныны 4нче янгын-сүндерү коткару хезмәткәрләре килгән. Диварның бер өлеше машиналар йөри торган юлга ишелгән. Барлыгы 180 кв. метр мәйдан ишелгән.

Һәлакәттә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100