news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике машина һәм автобус катнашындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән

Һәлакәт Чистай һәм Әбсәләмов урамнары чатында 23 сәгать тирәсендә булган.

Казанда ике машина һәм автобус катнашындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике җиңел машина һәм автобус катнашындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә, 23.00 сәгать тирәсендә Чистай һәм Әбсәләмов урамнары чатында булган.

«Ситроен» йөртүчесе зур тизлектә «Мерседес» автомобиленә бәрелеп киткән. Аннары чит ил машинасы автобуска килеп бәрелгән, шуннан машина юл кырыена чыгып баганага бәрелгән.

«Ким дигәндә өч кеше зыян күргән. «Ситроен» автомобиле җимерелгән, алгы өлеше металл өеменә әверелгән», — дип сөйләде һәлакәт шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100