news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мөслим районында көч куллануда гаепләнүче ир-атка хөкем карары чыгарылган
Суд аңа 2 елга шартлы рәвештә 2 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районында көч куллануда һәм власть вәкилен мыскыллауда гаепле ир-атка хөкем карары чыгарылды. Бу хакта район газетасы яза.
Район прокуратурасы Салауз-Мухан авылында яшәүчегә карата җинаятьләр эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 318 маддә 1 бүлегендә (вазифаи бурычларны башкару белән бәйле власть вәкиленә яисә аның якыннарына тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану яисә көч куллану белән янау) һәм 319 маддәсендә (вазифаи бурычларын үтәгәндә яисә шуны үтәү белән бәйле власть вәкилен халык алдында мыскыл итү) каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты.
Судта билгеләнгәнчә, 2019 елның 26 апрелендә 15 сәгатьләр тирәсендә гаепләнүче исерек хәлдә Салауз-Муханның урамында полиция хезмәткәренә карата оятсыз сүзләр әйтә, шул сәбәпле полиция хезмәткәре административ беркетмә төзү өчен аны эчке эшләр бүлегенә алып барырга тели.
Ир-ат полиция хезмәткәренә актив каршы тора һәм, кулындагы пычакны күрсәтеп, көч куллану белән яный. Ул үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 2 елга шартлы рәвештә 2 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot