news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән хастаханәсе машиналары яңартыла

Тиздән район үзәк больницасына әле тагын бер яңа машина кайтырга тиеш.

Чирмешән хастаханәсе машиналары яңартыла
nashcheremshan.ru
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешән район үзәк хастаханәсенә өр-яңа “Форд-Транзит” автомашинасы кайтты. “Ашыгыч ярдәм” хезмәте өчен ул бик ипле, кирәкле транспорт, ди белгечләр. Бу хакта район газетасы яза. 
 
"Бүген  иртән Урманасты Үтәмештән авыр хәлдәге пациентны алып килдек. “Ашыгыч ярдәм”нең иске машинасы юлда ватылган, ярый әле авыруны китереп җиткерә алды. Кеше гомере бит, монда яхшы, ышанычлы техника кирәк", - ди район үзәк хастаханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Рафик Хәйдәров.
 
Рафик Габдрахман улы әйтүенчә, “Ашыгыч ярдәм”нең өч машинасы да “картлар”, 9-11 еллыклар. Шуның өчен яңа “Форд” бик вакытлы кайткан. Яңа  машинаны республикадан биргәннәр, әле номерлары да алмаган.
 
"Бу машинада, искитмәле, эш өчен нәрсә кирәк – барысы да бар. Планшетына кадәр куйганнар. Бу - эшне ансатлаштыра, мисал өчен, машинадагы ЭКГ аппаратына төшереп, без мәгълүматларны шунда ук Интернет аша табибларга җибәрә алабыз. Димәк, авыруга тиешле беренче ярдәмне тизрәк күрсәтергә була", - ди “Ашыгыч ярдәм”  хезмәте фельдшеры Пелагея Квакова.
 
Тиздән район үзәк больницасына әле тагын бер яңа машина кайтырга тиеш, диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot