news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Башкортстаннан кунакка килгән бала күзенә травматик пистолеттан аткан

Малайның әнисенә карата административ беркетмә төзелгән.

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Башкортстанда яшәүче гаилә Зәйгә туганнарына кунакка килгәч, фаҗига була. Кунакларның баласы күзенә травматик пистолеттан ата. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Йорт хуҗасы кунакларга травматик пистолетын күрсәткән һәм аны күренә торган урынга куйган. Малай пистолетны алып, очраклы рәвештә күзенә атып җибәргән.

Фаҗига июль ахырында булган, баланы Казандагы бер хастаханәгә китергәннәр, шуннан соң әти-әнисе аны Уфага дәваланырга алып киткән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, малайның әнисенә карата «Ата-аналар яки балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре тарафыннан балигъ булмаган баланы карау һәм тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәү» маддәсе нигезендә административ беркетмә төзелгән.

Моннан тыш, суд-медицина экспертизасы да билгеләнгән, аның буенча тиешле карар кабул ителәчәк.

Әлеге хәлдән соң Татарстан прокуратурасы да тикшерү эше башлаган.

«Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, күзәтү ведомствосы аның законлылыгын һәм нигезлеме-түгелме икәнлеген бәяләячәк», - дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100