news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада танылган журналист Фларит Шакиров вафат булган

Ул «Вечерняя Уфа» газетасында эшләгән.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Уфада озак авырудан соң танылган журналист Фларит Шакиров вафат. Аңа 64 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» рәсми сайты хәбәр итә.

Фларит Шакиров үзенең журналистлык эшчәнлеген узган гасырның 80 нче елларында Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, «Ленинец» исемле яшьләр газетасында башлап җибәрә. Биредә берничә ел эшләгәннән соң, ул «Вечерняя Уфа» газетасына күчә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр анда эшли.

«Вечерняя Уфа» газетасының 50 еллыгында журналистикада озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Фларит Шакиров «Башкортстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре»дигән мактаулы исемгә лаек булды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot