news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкән яшьтәге хатын-кыз көчле агымлы елгага егылып төшкән

Коткаручылар Әлмәттә яшәүче хатын-кызны аңсыз хәлдә егылган урыннан 250 метр ераклыкта табып алган.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз көчле агымлы елгага егылып төшкән

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда өлкән яшьтәге хатын-кыз көчле агымлы елгага егылып төшкән, чак үлми калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 11.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Әлмәттә Зәй елгасына 72 яшьлек хатын-кыз егылып төшүе турында хәбәр алынган. Көчле агым пенсионер ханымны ярдан бик тиз алып киткән.

Чакыру буенча килгән коткаручылар егылган урыныннан 250 метр ераклыкта өлкән яшьтәге аңсыз әбине көймәдә ярга алып чыккан. 

Табиблар пенсионерны аңга китергән һәм шуннан соң аны хастаханәгә илткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100