news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машина һәм троллейбус бәрелешүе аркасында җитди бөке барлыкка килде

Авария бүген көннең икенче яртысында Зорге һәм Фучик урамнары киселешендә булды.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Казанда җиңел машина һәм троллейбус бәрелешүе аркасында җитди бөке барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итә.

Авария бүген көннең икенче яртысында Зорге һәм Фучик урамнары киселешендә булды. Биредә тәҗрибәсез «Лада» йөртүчесе троллейбуска килеп бәрелә.

Транспорт чаралары ике хәрәкәт полосасын каплый, шуның аркасында юл участогында җитди бөкеләр барлыкка килде. Машина йөртүчеләргә урап узу юлларын эзләргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot